Китапханә хезмәткәрләре балаларны җылы каршы алдылар һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр.
Чара барышында китапханәче Кадрия Загретдинова яшь укучыларга китапханәнең ни өчен кирәклеген сөйләде һәм аларны уку һәм абонементлар залы, төрле китаплар һәм журналлар коллекциясе белән таныштырды. Балалар китапханәдә китаплар белән эш итү һәм тәртип кагыйдәләре белән таныштылар, шулай ук «формуляр» сүзенең нәрсә аңлатканын һәм Китапханәгә ничек язылырга икәнен белделәр.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачтылар: аларны китапханәнең төрле бүлекләрендәге китап киштәләрендәге төрле төсле китаплар һәм журналлар гаҗәпләндерде.
Киткәндә, балалар монда тагын килергә вәгъдә иттеләр.