Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2024 елның 9 июнендә 18.00 сәгатьтән 2024 елның 10 июне 18.00 сәгатькә кадәр
10 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
-көндез һәм кичен 15-17 м/с кыска вакытлы җил көчәйгән яшенле яңгыр, боз булырга мөмкин (шулай ук Казанда).
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.
2. Әгәр көчле җил булганда Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.
3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.
6. Куркынычлыкны өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, яшен вакытында, велосипедта яки мотоциклда булсагыз хәрәкәт итүдән туктасагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен беткәнне көтегез. Автомобильгә баруны да дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшләве бозылырга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен үткәнне көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә, җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Томан булганда:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильдә томан эчендә хәрәкәт иткәндә кискен маневрлардан сакланыгыз, башка машинаны узудан, алданудан баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк, томан ара ераклыгын ялган күрсәтә.
Кискен тормозга басудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкрен генә киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтүче сигнал бирегез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның арыганлыгы арта, саграк булу киңәш ителә..
Мөмкин булганда мондый вакытта, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Автомобильдә начар күрү шартларында хәрәкәт иткәндә кискен маневрлардан сакланыгыз, башка машиналарны узудан, алданудан баш тартырга кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
· алкоголь эчмәгез, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз
· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
· беркайчан да электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
оссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.