Ютазы районы прокуратурасы гражданнарны Татарстан Республикасы территориясендә пилотсыз очу аппаратларын куллану кагыйдәләрен бозу турында кисәтә.
Һава киңлегеннән файдалану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык ТР Административ хокук бозулар кодексының 2.21 маддәсендә язылган.
Мәсәлән, физик затлар өчен штраф 1 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 15 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Шулай ук РФ ҖК 271.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный. Әгәр очу аппаратын куллану саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян яки үлемгә китерсә, бу биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү белән яный. Әгәр җинаять нәтиҗәсендә корбаннар ике һәм аннан да күбрәк булса, иң зур төрмә срогы җиде елга кадәр.
Район прокуроры урынбасары, беренче сыйныф юристы И. М. Хөснетдинов