Сабантуй бәйрәмендә волейбол буенча ярышлар узды

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Волейбол буенча традицион ярышлар район Сабантуенда ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында узды.

Быел һава торышы уенчыларга илтифат күрсәтте. Волейбол кыры тирәсендә җанатарларның дәртләндергеч кычкырулары яңгырады, алар инде күп еллар бирегә спортчыларга ярдәм итәргә киләләр.

Ярышларда катнашу өчен быел алты ир-ат командасы килде. Нык, кискен һәм кызыклы көрәштә беренче һәм икенче урыннар өчен финалга Уруссу һәм Чапман ир-атлар җыелма командалары чыкты. Турнир нәтиҗәләре буенча Уруссу җыелма командасы җиңү яулады, икенче урында Чапман командасы, өченче урында Ютазы җыелма командасы калды.

Хатын-кызлар командалары нибары дүрт кенә теркәлгән. Шуңа да карамастан, призлы урыннар өчен көрәш шул ук дәрәҗәдә мавыктыргыч булды. Финалда беренче һәм икенче урын өчен көрәшкән ике көчле «Фортуна» һәм «Девчата» командалары очрашты. Хатын-кызлар командалары арасында Фортуна командасы җиңү яулый, икенче урында Девчата командасы, өченче урында Уруссинка кызлар командасы.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/na-prazdnike-sabantui-prosli-sorevnovaniia-po-voleibolu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International