Район Сабантуенда милли көрәш буенча ярышлар иртәдән үк башланып, берничә сәгать дәвам итте.
Милли көрәш буенча ярышларда быел да балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Батыр исеме өчен барлыгы 24 кеше көрәшә. Һәр авырлык категориясендә җиңү өчен каты көрәш барды. Ярышлар эссе һәм тамашалы килеп чыкты. Ярышлар барышын кызыксынып күзәткән һәм көрәшчеләргә теләп ярдәм иткән җанатарлар шактый күп җыелды.
Милли көрәш буенча ярышларның баш судьясы булып грек-рим көрәше секциясенең Олимп урта мәктәбе тренеры Тимур Борһанов чыгыш ясады.
Димтамак авылыннан Хәмит Миңнуллин район Сабантуе-2024нең абсолют батыры булды. Бүләкне — 50 мең сум, шулай ук традицион бәрәнне абсолют батырга Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин тапшырды. Ул шулай ук төрле авырлык категорияләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде.
Милли көрәш буенча ярышларның финалистлары:
Аксакаллар арасында
1 урын Зөфәр Хәлиуллин (Димтамак)
2 урын Хәлил Гарифуллин (Октябрьский)
3 урын Илһам Рамазанов (Октябрьский)
90 килограммнан артык категориядә
1 урын Хәмит Миңнуллин (Димтамак)
2 урын Вакил Ризванов (Октябрьский)
3 урын Дмитрий Ишбулзин (Баулы)
90 кг категориясе
1 урын Илһам Миңнуллин (Димтамак)
2 урын Динар Миңнуллин (Октябрьский)
3 урын Илнар Хәнипов (Бәйрәкә-Тамак)
4 урын Данил Шәйбулдин (Баулы)
80 кг категориясе
1 урын Айрат Шәйхетдинов (Урыссу)
2 урын Җәлил Хожаков (Әбсәләм)
3 урын Илмир Мәрданшин (Октябрьский)
4 урын Алан Якупов (Урыссу)
70 кг категориясе
1 урын Алинур Хәмитов (Иске Урыссу)
2 урын Илнар Галләмов (Бәйрәкә)
3 урын Владислав Тамочкин (Октябрьский)
4 урын Мөхәммәдий Косимов (Октябрьский)
60 кг категориясе
1 урын Илназ Кашапов (Каразерик)
2 урын Артур Закиров (Октябрьский)
3 урын Сәид Шәйхетдинов (Урыссу)
4 урын Индир Хәмидуллин (Октябрьский)