Россия көне алдыннан Кәрәкәшле авылында чара узды

2024 елның 11 июне, сишәмбе

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә.

Бу бәйрәм алдыннан Кәрәкәшле авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Без — бөек Россия кисәкчәсе» дигән патриотик сәгать үткәрделәр.

«Кояшкай» мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләргә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан тарихының бөек битләре турында сөйләделәр. Викторина сорауларына җавап биреп һәм табышмакларны чишеп, яшь укучылар Россия символлары һәм тарихы турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр.

Бәйрәмгә китапханәдә «Россия — минем Ватаным» китап күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм клуб территориясендә дәвам итә. Балаларга уеннар бик ошады:» детективлар,флагны рәт буенча тапшыру,Триколор уеннары балаларның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International