Хөрмәтле Ютазылылар! Сезне чын күңелдән төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм!

2024 елның 12 июне, чәршәмбе

Россия көчле, бөек тарихлы, бай мәдәниятле, тырыш халкы булган ил. Без илебез белән горурланабыз. Ата-бабаларыбызның батырлыкларын истә тотып, бөек Россиянең данын арттырачакбыз һәм ныгытачакбыз!

Россия көне - һәрберебез өчен кадерле бәйрәм. Бу Ватаныбызның чәчәк атуы, азатлыгыбыз һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык хакына берләшүебез бәйрәме. Ютазы районында, илебездә яшәүчеләрнең уртак нәтиҗәле эшләве илебезнең уңышлы үсеше һәм иминлеге өчен нигез булып торыр дип ышанам!

Район башлыгы

А.А.Шафигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International