Бүген, 13 июньдә, #Ютазы районы террорчылыкка каршы комиссия секретаре Нигъмәтуллин Р.Ф.. мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Мөхәммәтҗанова А.Ф.. һәм директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторы Галимова Г.М.. белән берлектә Иске Урыссу авылындагы мәчет янындагы мөселман лагеренда булдылар. Мондый чаралар экстремизм һәм терроризм идеологиясен профилактикалау һәм аңа каршы тору максатыннан үткәрелә.
Лагерьга 22 бала йөри. Алар уен формасында дини белемнәрне практикада ныгытып алалар. Остазлар Ислам нигезләренә генә өйрәтеп калмыйлар, ә балаларда патриотик хисләр, бердәмлек, дуслык, үзара ярдәм тәрбияләргә тырышалар.
Тәрбияләнүчеләр монда рәхәтләнеп йөрүләрен, аларга барысы да кызык булуын билгеләп үттеләр: яңа белемнәр дә, дуслар белән аралашу да.
Мәктәп яны лагерьлары һәм мөселман лагерьларының төп аермасы дин нигезләрен өйрәнүдә, үз халкының күп гасырлык тарихына, безнең ата – бабаларыбыз мәдәниятенә кушылуда. Бу лагерьның максаты-балаларга ял итәргә, аларны рухи яктан туендырырга мөмкинлек бирү.