3 санлы Урыссу урта мәктәбенең «Круто» ял һәм хезмәт лагере тәрбияләнүчеләре Урыссу-Исмәт — Урыссу тарихи — экологик сукмагы буенча велосипед экскурсиясенә киттеләр.
Балалар таныш урыннар турында яңалыклар белделәр. Көн кояшлы булып чыкты, барлык балаларның да кәефе бик яхшы иде. Юлда барысы да табигатебезгә сокланып карап торды. Кәефне ак ромашкалар, лютиклар һәм башка кыр чәчәкләре күтәрде. Барысы да шат һәм күңелле иде. Балалар рәхәтләнеп күлдә коенып, җиләк-җимеш җыеп йөрделәр.
Табигатьтә сәяхәттә булу һәркемгә бик ошады: балалар бер-берсеннән канәгать һәм мәктәптән тыш аралаша алуларына сөенделәр. Тәрбияләнүчеләр дөнья белән аралашу тәҗрибәсе алырга тиеш; табигать белән гармониядә яшәргә, туган якның матурлыгын сакларга, коллективта аралашырга өйрәнергә, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне киңәйтергә тиеш. Поход вакытында балалар тагын бер тапкыр куркынычсызлык техникасының юлда хәрәкәт иткәндә дә, урманга кергәндә дә, чыгу урынында да, эссе кояшлы көнне дә кирәклегенә инандылар.