Төрле бәйлелекләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру яшьләр арасында тискәре күренешләр таралуга каршы көрәштә беренчел роль уйный.
Бу максат белән бүген «Алкоголизм — зыян һәм нәтиҗәләр» дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Балалар спиртлы эчемлекләр куллануның нинди җитди куркыныч һәм нәтиҗәләр китерүен, алкогольнең организмга нинди зыян китерүен белделәр.
Алар алкогольнең кешенең психик һәм әхлакый формалашуына куркыныч йогынтысы турында белемнәрне тирәнрәк аңлый һәм киңәйтә алдылар.
Лагерьга йөрүчеләр «мин һәм сәламәт яшәү рәвеше» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Аннары барысы да бергәләп саф һавада зарядка ясадылар һәм стадионда футбол уйнадылар.