Ютазы авылында төзелә торган гыйбадәтханәгә эш визиты белән епископ Мефодий килде

2024 елның 5 июле, җомга

3 июльдә Ютазы авылында Әлмәт епархиясе идарәчесе епископ Мефодий Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин белән очрашты.

Ютазы авылында төзелеп килүче Кырык севастий шәһитләре гыйбадәтханәсе ерактан ук Ак таш диварлары һәм алтын гөмбәзләре белән сәяхәтчеләрнең карашын җәлеп итә. Нәкъ менә монда Ютазы районы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашу узды.

Чарада шулай ук Бөгелмә округының благочинный иерее Георгий Кутырев, Урыссу Изге Николай храмы настоятеле протоиерей Роман Галиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм төзелешне спонсорларның берсе Анатолий Астафьев катнашты.

Очрашуда катнашучылар Кырык Севастий шәһитләре хөрмәтенә төзелгән гыйбадәтханәнең төзелеш эшләре барышы белән таныштылар, булачак эшләр турында фикер алыштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Гыйбадәтханә төзелгән, электр үткәрелгән, түшәм җәелгән күп нәрсә инде эшләнгән, әмма объектны файдалануга тапшыру өчен әле күп эшләр башкарылырга тиеш. Бу-янәшәдәге территорияне төзекләндерү, идәннәр төзү, газ казаннары сатып алу, гыйбадәтханәнең эчке төзекләндерүе.

Очрашу дус һәм яхшы шартларда узды. Владыка Мефодий ютазылыларга биредә матур алма бакчасын утыртырга тәкъдим итте, кырык севастий шәһитләре хөрмәтенә кырык алма агачын утыртырга кирәк, безнең епархиядән үсентеләрнең бер өлеше утыртылачак, дип билгеләп узды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International