Урыссу гимназиясенең берничә актив өлкән сыйныф укучысы җәйге каникулларын «Салет» лагереның профильле сменасында үткәрә.
Форумның иҗади сменасы өч юнәлеш буенча – балалар, яшьләр һәм аларның остазлары потенциалын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык булып тора: музыка, бию, театр.
ИҖАТ БИЛӘР форумының белем бирү программасы уникаль һәм катнашучылар өчен дә, аларның җитәкчеләре өчен дә ТРның һәм РФнең башка төбәкләренең әйдәп баручы экспертларыннан лекцияләр, мастер-класслар, тренинглар, иҗади очрашулар, лабораторияләр үз эченә ала.