"Атлант" ЯЯК яшьләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чарада катнаштылар

2024 елның 5 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында «Атлант» ЯЯКда бу матур бәйрәмгә багышланган «Гаилә-бәхет гарантиясе» конкурс — уен программасы узды.

Программаның максаты: уеннар, конкурслар, җырлар ярдәмендә игелекле гаилә мөнәсәбәтләренең кыйммәте төшенчәсен формалаштыру.

Ишегалды лагере җитәкчеләре бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, мәхәббәт символы — ромашка турында сөйләделәр.

Чара бик тә мавыктыргыч һәм күңелле үтте.

Балалар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар, табышмакларга һәм викторина сорауларына җиңел генә җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында балалар әйдаманнар белән бергә флешмоб уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International