Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2024 елның 8 июлендә 09 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр
2024 елның 8 июль көнне көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көчле төньяк-көнбатыштан исүче, тизлеге 15-18 м/с булган җил булуы көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.
2. Әгәр көчле җил булганда Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.
3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.
6. Куркынычлыкны өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.
Боз яуганда:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм үзегезнең транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта боз яуганны уздырып җибәрегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә бозылулар булырга да мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм боз явып узып киткәнне көтәргә кирәк.
Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.
Җәяүлеләр автотрассалар аша үткәндә һәм алар янында булганда саклык чараларын күрергә тиеш.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.