Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов рәислегендә узган IV чакырылышның XIX утырышы барышында депутатлар берничә мәсьәлә буенча карарлар кабул иттеләр.
Аерым алганда, сүз 2024 елның 1 июленнән депутатларның, җирле үзидарәнең сайланган вазыйфаи затларының хезмәтенә түләү тәртибе һәм шартлары турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында барды.
Шулай ук депутатлар байрак-Тамак авыл җирлегенең үзгәртелгән генераль планын расладылар. Утырыш эшендә әйтелгәнчә, әлеге җирлекнең соңгы генераль планы 2018 елда Ютазы район Советы карары белән расланган.
— Бүгенге көндә,-дип билгеләп үтте архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Гөлнур Латыйпова, - санитар-саклау зонасын үтәү буенча таләпләргә бәйле кайбер үзгәрешләр кертергә кирәк. Мәсәлән, үзгәртелгән Генераль планда Көрәш-Бүләк авылында ферма территориясе торак пункт чикләреннән чыгарылган. Шулай ук Подгорный поселогында зират һәм аңа якын җир участоклары торак пункт чикләреннән чыгарылган. Моннан тыш, Подгорный поселогында һәм Бәйрәкәтамак авылында зиратны киңәйтәләр.
Сәнәгать җитештерүен алга таба үстерү өчен авыл хуҗалыгы файдалануындагы җир участокларын 150 гектарга арттырып, җитештерү участокларына үзгәртеп кору үткәрелде.
Тулырак "Ютазы таңы" газетасында укыгыз