Дубравушка: янгын куркынычсызлыгы беренче урында

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

«Дубравушка» БСЛда янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре Янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктаж үткәрделәр.

Лагерь начальнигы, педагоглар, тәрбиячеләр, әйдаманнар, хезмәт күрсәтүче персонал, шулай ук сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә тиеш.

Янгын чыккан очракта җаваплы затлар кешеләрне эвакуацияләүгә һәм янгынны бетерүгә бәйле барлык чараларны да күрә белергә тиеш, — дип билгеләп үтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Миншин.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/video/dubravuska-pozarnaia-bezopasnost-na-pervom-meste

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International