Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан:

 

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2024 елның 10 июлендә 13 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр

10 июль көнне Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, тизлеге 15-18 м/с җитәргә мөмкин булган көчле җил (Казанда – 15 м/с кадәр)

 

  Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы фаразы

 

2024 елның 10июлендә 4 дәрәҗәдәге янгын куркынычы түбәндәге районнарда көтелә: Арча, Балтач, Саба, Әтнә, Кукмара, Теләче, Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Апас, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Кама Тамагы, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан, Зәй, Әлмәт; урманнар буенча 3 класс-ТРның калган территориясендә.

 

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда  Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга  ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны  өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән  пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм  лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны  алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, яшен вакытында, велосипедта яки мотоциклда булсагыз хәрәкәт итүдән туктасагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен беткәнне көтегез. Автомобильгә баруны да дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшләве бозылырга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен үткәнне көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә, җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Боз яуганда:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм үзегезнең транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта боз яуганны уздырып җибәрегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә бозылулар булырга да мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм боз явып узып киткәнне көтәргә кирәк.

Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.

Җәяүлеләр автотрассалар аша үткәндә һәм алар янында булганда саклык чараларын күрергә тиеш.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International