Урыссуның 1санлы балалар бакчасында капиталь ремонт якынча 60% ка башкарылган.
Горький урамындагы 1 санлы Урыссу балалар бакчасында демонтаж эшләренә кыш көне үк керештеләр.
Бүгенге көндә балалар бакчасына капиталь ремонт актив дәвам итә. Төп эшләр: түбә һәм тәрәзәләрне алыштыру, стеналарны җылыту, фасад, стеналарның эчке бизәлеше штукатурка белән башкарылган. Икенче катта бүлмәләр арасы ишекләре урнаштырылган, азык-төлек блогы плитка белән тышланган, ә медкабинет яңача үзгәртеп корылган.
Ютазы районы мәгариф бүлеге башлыгы эш визиты белән мәгариф учреждениесенең ремонтлау бинасында булды һәм башкарылган эшләрдән канәгать калды. Күп эш башкарылган, әмма эчке ремонт эшләре дә әле шактый күп.
Бу бина Уруссу бистәсендәге иң борынгы биналарның берсе, капиталь ремонт таләп итә иде. Тиздән район үзәгенең архитектура кыяфәте тагын бер социаль учреждение белән баетылачак.