Халык күпләп җыела торган урыннарда (ял итү урыннарында) тәртипне тәэмин итү, җәмәгать тәртибен саклау һәм хокук бозуларга юл куймау, шулай ук суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча рейд чарасы Ютазы районының «Иске карьерында» узды.
Мондый рейдларның төп максаты-су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм халык белән куркынычсыз тәртип кагыйдәләре буенча профилактик эш алып бару.
ОУР оператив вәкаләтлесе Алексей Карасев, «Форпост» үзәге директоры Марина Бурыкина составындагы Комиссия коткаручылар һәм ирекле дружина вәкиле Диана Катеева белән берлектә сулык ярында профилактик рейд үткәрде.
Тикшерү барышында сулыкның торышы, буйкаларның булуы тикшерелде, шулай ук ял итүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.