Ютазы районы вәкиле республика форумында катнашты

2024 елның 12 июле, җомга

2024 елның 6-8 июнендә Казан шәһәрендә «Татарстан-Яңа гасыр» — «Татарстан — Новый век» республика иҗтимагый хәрәкәтенең яшьләр форумы узды.

Чарада хәрәкәтнең Ютазы территориаль бүлеге рәисе Әнәс Ямалетдинов катнашты.

 Форумда катнашучыларны бай һәм кызыклы программа, матур чыгышлар көтте һәм Болгарда истә калырлык финал оештырылган иде. Фәрит Хәйрулла улы, Рәсим Баксиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы депутатлары, башка кызыклы кешеләр белән онытылмаслык очрашулар!

Пятигорсктан килгән кунаклар җылы тәэсир калдырды. Мондый форум мәңгегә хәтердә калачак.

#Ютазы районы

Тулырак: http://yutazy.ru/news/v-respublike/predstavitel-iutazinskogo-raiona-prinial-ucastie-v-respublikanskom-forume

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International