Бәйрәкәтамак авылында кичә йорт янган

2024 елның 16 июле, сишәмбе

2024 елның 15 июлендә 42 санлы янгын сүндерү бүлекчәсендә элемтә пунктына Бәйрәкәтамак авылында йорт януы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче бинаның түбәсе төтен белән тулган була. Ут таралу куркынычы була. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр утны тиз арада локальләштерә һәм сүндерә алдылар.

Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе билгеләнә.

Шунысы мөһим! Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баулы һәм Ютазы МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшчәнлеге бүлеге Ютазы районы халкын янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә чакыра һәм янгын турында вакытында кисәтү өчен өйләргә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырырга киңәш итә.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/kriminal/v-sele-bairiaki-tamak-zagorelsia-dom

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International