«Китаплы җәй»— “Гаилә” паркындагы китапханә бульвары

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Җәй — ял, уеннар, күңел ачулар һәм, әлбәттә, иң кызыклы китаплар уку вакыты.

«Гаилә» паркында Үзәк һәм Үзәк балалар китапханәләре китапханә бульварын җәелдерделәр. Китапханә хезмәткәрләре барлык теләүче балаларны һәм өлкәннәрне китапханә фондындагы вакытлы матбугат һәм әдәбият яңалыклары белән танышырга чакырды. Йорт яны лагерьлары балалары өчен «Китап салаваты» күңел ачу программасы оештырылган иде. Балалар яраткан китаплары битләре буйлап сәяхәт иттеләр, әдәби викторина сорауларына җаваплар бирделәр, шулай ук үзләренең китапка булган өстенлекләре турында сөйләделәр, укыган китапларыннан хикәяләр белән уртаклаштылар.

Аннары барысы да «яшәү урыны», «номерлар алмашы», «кайнар бәрәңге», «табылдыклар бюросы» бәйгеләрендә һәм уеннарында актив катнаштылар, китап укудан алган белемнәрен күрсәттеләр.

Китапханәчеләр Урыссу халкына китап укуның файдалы гына түгел, бик мавыктыргыч булуын да искәртә алдылар.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/leto-s-knigoi-bibliotecnyi-bulvar-v-parke-semeinyi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International