“Сәләт» — белемгә һәм фәнгә омтылучы, бигрәк тә төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда интеллектуаль сәләтләрен күрсәткән балаларны җыючы һәм үстерүче мохит ул.
«Сәләт» Халыкара яшьләр мәгариф форумының дүртенче сменасында Самара, Пермь, Оренбург өлкәләреннән, Марий Эл, Мордовия, Башкортостан һәм Татарстан районнарыннан, шул исәптән Ютазы районыннан да балалар катнашты.
Әлеге смена кысаларында форумның төп юнәлешләрен ачучы профильле остаханәләр һәм белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган.