Проектның төп аудиториясе-декреттагы әниләр.
Проект декретта яки 7 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче хатын-кызлар өчен эшләнгән, «Демография»милли проектының бер өлеше буларак.
Теләге булган һәркем бу елның 7 августына кадәр проектның рәсми сайтында катнашуга гариза бирә ала.
Проект Казанда онлайн-укытуны һәм офлайн интенсивларны үз эченә ала, анда катнашучылар социаль челтәрләрдә, график һәм видеоредакторларда эшләү күнекмәләрен яхшырта, шулай ук контентны алга җибәрү механизмнарын өйрәнә алачак.
Укудан соң катнашучылар массакүләм мәгълүмат чараларында һәм хакимият органнары матбугат хезмәтләрендә стажировка узу һәм эшкә урнашуда ярдәм алу мөмкинлеге алачак.
Уку түләүсез.
Чыганак: <>l>/
Тагын да тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/delovyie-novosti/v-tatarstane-startoval-besplatnyi-obrazovatelnyi-proekt