Мошенниклар алдауның чираттагы схемасын уйлап тапкан

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Алар кәрәзле телефоннарга шалтыраталар, үзләрен РФ Социаль фонды хезмәткәрләре дип таныштыралар.

Соңыннан «яңа мәгълүмат» буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми диләр, һәм аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар.

Җинаятьчеләр гражданинны МФЦга кабул итүгә язып куярга тәкъдим итә, сканерлауны һәм шәхси документларын җибәрүне, ә аннары язманы СМС буенча код белән раслауны сорый.

Әгәр дә охшаш хәлгә юлыксагыз, белегез, сез мошенниклар белән сөйләшәсез.

 

РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз!

Беркайчан да телефоннан шалтыратучы дип паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН - яки СМС-кодны яки шәхси кабинеттан парольне атамагыз.

Зинһар, бу турыда өлкән буын якыннарыгызга һәм танышларыгызга исегезгә төшерегез!

"Социаль фонд хезмәткәрләре пенсионерлар өчен тәкъдимнәр белән өйләренә йөрмиләр. Фонд барлык хезмәтләрне үз клиент хезмәтләрендә һәм МФЦда яки онлайн дәүләт хезмәтләре Порталы аша бушлай күрсәтә", - дип искәртте Татарстан СФР идарәчесе Эдуард Вафин.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/na-strazhe-zakona/mosenniki-pridumali-ocerednuiu-sxemu-obmana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International