Кече Урыссуның «Ләйсән» балалар бакчасында кыргый хайваннарны өйрәнделәр.
Балалар табигать белән бик тә кызыксыналар. Бу юлы тикшеренү объекты булып кыргый хайваннар булды.
Балалар йорт хайваннарының кыргый хайваннардан нәрсә белән аерылуын, нәрсә белән туклануын һәм торакларының ничек аталуын (оя, куыш, өн) белделәр.
Шулай ук балалар «кто лишний» дидактик уенын уйнадылар.
Дәрес төсле кәгазьдән куян картинасын ясау белән тәмамланды.
Балаларның көне менә шулай күңелле һәм файдалы узды.