Бу ирекле, хәйрия эшчәнлеген оештыру һәм битараф булмаган гражданнарның инициативаларына ярдәм итү өчен күп профильле иҗтимагый үсеш үзәге.
Ул Ютазы районының төрле яшьтәге һәм төрле эшчәнлек юнәлешләрендәге волонтерларын җәлеп итү урыны булачак.
Игелек үзәгендә волонтерлар үз-үзләрен үстерә, яңа идеяләр таба алачак. Иреклелекнең яше булмаганлыктан, хәрәкәткә өлкән буын ютазылылар да кушылырга мөмкин.
Игелек үзәге төрле яшьтәге һәм төрле юнәлештәге волонтерларның очрашу һәм аралашу урыны гына түгел, ә шулай ук укыту, тәҗрибә уртаклашу, бөтен район өчен әһәмиятле яңа иҗтимагый инициативалар эшләү һәм башка бик күп игелекле эшләр башкару мәйданчыгы да булачак.
Хәзер биредә рәсми очрашулар һәм рәсми булмаган чаралар узачак, аларга волонтерлар килә алачак.
#Доброүзәк#ДобрыйЮтазинский#Доброврайонах#АВЦ