«Олимп» спорт мәктәбендә ремонт бара

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

«Олимп» спорт мәктәбе үзенең искергән фасадын «салды».

Бүгенге көндә Урыссу бистәсенең бу социаль әһәмиятле объекты районның төп төзелеш мәйданчыкларының берсенә әверелде.

«Олимп» ның бөтен мәйданында республика программасы кысаларында үткәрелә торган ремонт эшләре активлаша. Инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматларына караганда, бинаның түбәсе һәм фасады яңартылачак һәм җылытылачак, тиешле җылылык изоляциясе характеристикаларын исәпкә алып, тәрәзәләр алыштырылачак. Бассейнга вентиляция һәм фильтрация системалары монтажланачак.

 

Тулырак «Ютазы таңы» газетасында

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/infrastruktura/v-olimpe-zarkaia-pora-remontnyx-rabot

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International