Бу хакта район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин төрле бүлек һәм хезмәт җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә хәбәр итте.
Аяз Шәфыйгуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисе район кырларын, «Дубравушка» балалар-савыктыру лагерен карауны планлаштыра.
Мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов билгеләгәнчә, хәзерге вакытта мәгариф учреждениеләрен кабул итүгә һәм педагогларның август киңәшмәсенә әзерлек бара. Киңәшмә кысаларында методик берләшмә утырышлары уздырылачак.
Райондагы оператив хәл-вакыйгалар турында шәхси состав белән эшләү буенча начальник урынбасары Игорь Ганиев сөйләде. 15 июльдән 22 июльгә кадәр чорда дежур бүлеккә җинаятьләр һәм хәл-вакыйгалар турында барлыгы 38 хәбәр килгән. Алар арасында 8 урлашу, 1 йортка законсыз керү очраклары теркәлгән, бер кеше хәбәрсез югалган, үз-үзенә кул салу омтылышы, 2 кыйнау очрагы, 1 гаилә җәнҗалы булган. ДАИ буенча 35 беркетмә теркәлгән, 2 юл-транспорт һәлакәте (зыян күрүчесез) булган, рульгә исерек килеш утырган 4 машина йөртүче тоткарланган.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова хәбәр иткәнчә, медицина учреждениеләре тиешле тәртиптә эшли, халык диспансер күзәтүе узуын дәвам итә, ә инде эш көннәрендә диспансерлаштыру уза алмаучылар шимбә көнне 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр үтү ихтималлыгына ия.
Мәгълүмати хәвефсезлек буенча кисәтү чаралары турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина чыгыш ясады. Зөлфия Закуан кызы киңәш иткәнчә, электрон почта аша ватып керүләр һәм җинаятьчеләр һөҗүмнәрен булдырмас өчен даими рәвештә антивирусник белән компьютерны чистартырга; таныш булмаган һәм чит хатларны — ачмаска, хатлар күп булса, эзләү системасында төгәл адресны җыярга кирәк.
42нче янгын сүндерү бүлеге хезмәте җитәкчесе Фәнил Солтанов та оператив хәл торышы белән таныштырды. Аерым алганда, яшен сугудан Бәйрәкә -Тамак авылында бер торак йортта янгын чыккан.
Киңәшмә барышында тормыш тәэминатына кагылышлы башка төр мәсьәләләр — алимент түләмәүчеләр белән эшләү, махсус хәрби операциядәгеләр өчен техника сатып алу һәм гуманитар олау озату өчен акча җыю, шулай ук башка көнүзәк мәсьәләләр дә каралды.
Юлия Дәүләтбаева
Тулырак: https://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/beznen-raionga-tatarstan-raise-rostam-minnexanov-kilacak