Районның чираттагы төзелеш мәйданчыгында булу, капиталь ремонттан соң бирегә күп кенә балаларның килергә теләвен раслады.
1 нче Урыссу балалар бакчасы 1955 елда төзелгән. Төрле елларда бу бинада кичке мәктәптә, соңрак татар гимназиясендә тәрбияләнүчеләр белем алган. Ә соңгы елларда бу матур борынгы бина балалар бакчасы булып хезмәт итә. Бүген биредә, бина эчендә һәм ишегалдында ремонт эшләре җәелдерелгән. Балалар бакчасы мөдире Рәисә Игнатова сүзләренә караганда, капиталь ремонт программасына бинаның фасадын, түбәсен яңарту, түшәмәләрне алыштыру һәм көчәйтү, инженерлык челтәрләрен алыштыру кебек эшләр керә.
- Эшләр республика программасы кысаларында алып барыла, - диде Раиса Александровна. - Керү төркеме, тәрәзәләр, ишекләр, кафель, линолеум яңартыла. Азык-төлек блогы һәм медицина кабинеты яңадан планлаштырылган. Программага шулай ук яңа җиһазлар белән тәэмин итү, территорияне төзекләндерү керә.
Исегезгә төшерәбез, 1 нче Урыссу балалар бакчасына ел саен 90лап бала йөри. Быел әлеге мәктәпкәчә учреждениенең стеналарын 19 укучы тәмамлап, районның беренче сыйныф укучылары сафын тулыландырды.
Роза Әхмәдиева
Тулырак: http://yutazy.ru/news/infrastruktura/urussu-pervyi-detskii-sad-na-glazax-xoroseet