«Атлант» клубында «Ишегалды лагере»на йөрүче балалар өчен беренчеләрдән булып балалар һәм яшүсмерләрнең куркынычсыз хәрәкәте темасына квест-уен уздырдылар.
Квестны юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Рөстәм Маликович Жанназаров ачты.
Ул балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклауның мөһимлеге, бигрәк тә велосипед, самокат һәм скейтбордларда куркынычсыз хәрәкәт итү турында сөйләде.
Уен барышында балалар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, биремнәрне үтәделәр, күңел ачтылар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнделәр!
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/v-klube-atlant-proveli-kvest-igru