Җитәкче, җитештерү ветераннары турында онытмадыңмы?

2024 елның 26 июле, җомга

Районның ветераннар (пенсионерлар) советы җитәкчеләргә җитәкләгән предприятие һәм учреждениеләрдән пенсиягә чыккан хезмәткәрләргә игътибар итүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Производство ветераннары күп еллар хезмәт юлын үз предприятиеләрен үстерүгә, тулаем төбәкнең мул тормышына багышладылар. Алар туган коллективы тарафыннан "онытылырга" теләмиләр. Бу кешеләр үзләренә алмашка килгән эшчеләрнең, беренче чиратта, идарә дилбегәсен үз кулларында тотучыларның игътибарына тулысынча лаек. Юбилейлар белән котлау, һөнәри бәйрәмнәренә чакыру, өлкәннәр көненә игътибар бирү өчен артык көч кирәкми. Ә бит бу изге эшне бәяләп бетереп булмый.

Безнең районның зур булмавын һәм кешеләрнең үзара тыгыз аралашуын да исәпкә алу кирәк. Еш кына хәзерге җитәкчеләр предприятиенең аякка басу башында торучыларны, коллектив белән аның барлык авырлыкларын һәм уңышларын уртаклашучы хезмәт ияләре турында оныталар.

Бу мәсьәләне аңлауга һәм уңай хәл итүгә өметләнәбез. Үзегезнең көчегездән килгәнчә ветераннарыгызга, инвалидларыгызга, пенсионерларыгызга реаль һәм социаль, матди, әхлакый ярдәм күрсәтегез.…

Исегезгә төшерәбез, өлкәннәр турында кайгырту – ул дәүләт сәясәте. Өлкән буынның казанышларын онытырга ярамый: алар бит бүген дә көчләреннән килгәнчә өлеш кертәләр. Аларга ярдәм итү, көнкүрешен җайга салу, реаль ярдәм күрсәтү — бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе.

 

Гүзәл Латыйпова,

район ветераннар советы рәисе.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/rukovoditel-ty-ne-zabyl-veteranov-proizvodstva

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International