Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Безнең район тормышында сәүдә мөһим роль уйный, һәм сез, хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре, район үсешенә сизелерлек өлеш кертәсез. Сез – үз эшегезнең профессионаллары, һәрвакыт сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итәргә, шулай ук үз клиентларыгызга ярдәм итәргә әзерсез.
Сезгә намуслы, инициативалы һәм эшкә иҗади якын килүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм яңа һөнәри казанышлар телим!
Район башлыгы А. Ә. Шәфигуллин