Беренчеләр «Профессиядә беренчеләр» Бөтенроссия проекты кысаларында, Ютазы районының «Кымыз-Тау» кымыз дәваханәсенә экскурсиягә бардылар.
Кымыз дәваханәсе директоры Эльвира Винеровна «Кымыз-Тау» оешу тарихы, атларда йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре, аларның үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде. Шулай ук балаларга үз оешмаларында волонтер булырга һәм булачак һөнәрләрен уңышлы тормышка ашыру өчен хәзер үк нәрсә эшләргә кирәклеген хәбәр итте.
Балалар күңелле вакыт үткәрделәр! Атка атланып йөрделәр, аларга тәм-томнар ашаттылар, кымыз дәваханәсе территориясен карадылар һәм энергия алдылар!
Тулырак: http://yutazy.ru/news/znay-nashikh/na-ekskursiiu-s-pervymi-1722064525