«Энергия» стадионында дүрт команда парк волейболы буенча турнирда көч сынашты

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

28 июль көнне Урыссу бистәсенең «Энергия» стадионында кызлар командалары арасында Гаилә елына багышланган парк волейболы буенча турнир узды.

Турнирда дүрт команда катнашырга теләк белдерде: «Япрык», «Нижние Бишинды», «Уруссинка» һәм «Уруссинка младшая».

Барлык волейболчылар да уенга әзерлек, кырда осталыкларын күрсәттеләр.

Турнирның беренче минутыннан ук кызлар тупка җиргә төшергә ирек бирмичә, барлык көчләрен куйдылар.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

«Уруссинка» лидер булды һәм 1 нче урынны алды

2 нче урында «Нишние Бишинды»

3 нче урын «Япрык» командасы.

«Уруссинка младшая» командасының яшь составына карамастан, алар яхшы уен күрсттеләр. Чөнки алар өчен һәр уен, бу киләчәк җиңүләр өчен күбрәк тәҗрибә туплау ысулы.

Исегезгә төшерәбез, «Уруссинка» һәм «Уруссинка младшая» командаларын Газинур Гәриев җитәкли.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/sport/na-stadione-energiia-cetyre-komandy-srazilis-v-turnire-po-parkovomu-voleibolu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International