Ишегалды лагерьлары балалары өчен күңел ачу программасы үткәрелде

2024 елның 3 августы, шимбә

1 август көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ишегалды лагерьлары балалары өчен «Уку-урамы» күңел ачу программасы үткәрделәр. Катнашучылар елның шундый искиткеч һәм һәркемнең яраткан чорына - җәйгә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Балалар җәйге табышмаклар чиштеләр, балалар язучылары әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Балалар үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Чара ахырында барысы да татлы призлар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International