Биектау авылында янгын

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

3 август кичендә 19 сәгать 10 минутта янгын сүндерү станциясенең 42 нче часте элемтә пунктына Биектау авылында янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Чакыру урынына Ютазы янгын сүндерү бүлеге чыкты. «Ютазы таңы» редакциясенә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, янгын нәтиҗәсендә мунча зыян күргән.

Янгынның сәбәбе ачыклана.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшчәнлеге районара бүлеге район халкын янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә чакыра һәм янгын турында вакытында кисәтү өчен өйләрдә автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштырырга киңәш итә.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/kriminal/pozar-v-sele-biektau

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International