5 нче Урыссу балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр комның үзлекләре белән таныштылар.
Тәрәзә артында коеп яңгыр яуган арада, балалар тикшеренү эшчәнлеге аша комның үзлекләре белән таныштылар.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр комның үзлекләре белән таныштылар, аның коелучанлыгын, көпшәклеген, су үткәрү сәләтен билгеләделәр, лупа аша аның составын тикшерделәр.
Балалар шулай ук юеш комның үзлекләре турындагы белемнәрен киңәйттеләр. Комның бер өлешен коры калдырып, икенчесен су белән кушып, алар фигуралар ясарга керештеләр. Тикшеренү коры һәм юеш комның үзлекләре арасындагы аерманы аңларга ярдәм итте.
Дәрес дәвамында балалар алынган нәтиҗәләрдән чыгып, мөстәкыйль нәтиҗәләр ясарга өйрәнделәр.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/iunye-issledovateli-poznaiut-mir-okruzaiushhei-prirody