"Дуслык территориясендә" иң укымышлы баланың кем икәнен белделәр

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Балалар иҗат үзәгендә чираттагы чарада балалар әкиятләр белемендә ярыштылар.

Ни өчен балаларга китап уку файдалы? Уку фантазиягә этәргеч бирә. Кәгазьдә басылган сүзләр образга әверелә һәм һәр укучы китап геройларын үзенчә күз алдына китерә. Уку сүзлек запасын арттырырга һәм сөйләм үсешенә ярдәм итә.

Бүген 6 августта «Дуслык территориясе» мәйданчыгында «Читайка» күңел ачу программасы узды. Балалар "Әкият геройларын бел» викторинасында катнаштылар. Тематик табышмакларны бик теләп чиштеләр, китапның ни өчен кирәклеге турында фикер алыштылар.

«Бу көнне без балалар белән әкиятләрне һәм әкият геройларын искә төшерергә тырыштык, уеннар уйнадык, күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белдек, гомумән, бергә әкиятчә ял иттек», – дип сөйләделәр чараны оештыручылар.

 

Гөлчәчәк Вәлиева, «Балалар иҗаты үзәге» МБУ методисты

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/na-territorii-druzby-uznali-kto-samyi-nacitannyi-rebenok

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International