Ютазы районы халкы сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм төялгән ике автомобиль җибәрде

2024 елның 9 августы, җомга

Аларның берсе - бертуган эшмәкәр Рудаковлар акчасына сатып алынган Шевроле Нива.

Икенче автомобиль — битараф булмаган кешеләр, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм предприятиеләре иганәләренә сатып алынган «Буханка» УАЗ.

Моннан тыш, безнең хәрби хезмәткәрләр янына тулы бер "Газель" китте. Анда маскировка челтәрләре, медикаментлар, инструментлар, азык-төлек, эчә торган су, дымлы салфеткалар, генераторлар һәм туганнарыннан һәм якыннарыннан шәхси посылкалар, шулай ук башка бик күп нәрсәләр бар төялде.

Йөк хәрбиләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып җыелды. Бөтен Ютазы районы халкы безнең сугышчыларны җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтуларын көтә. Безнең сугышчылар ярдәмебезгә мохтаҗ, без аларны сынатмаячакбыз. Шуңа күрә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда һәм илтеп җиткерүдә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт! Бу олы эштә бөтен район катнашты.

Егетләр, без сезнең җиңү белән кайтуыгызны көтәбез!

https://vk.com/wall567084875_4991

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/ziteli-iutazinskogo-raiona-otpravili-nasim-boicam-dva-avtomobilia-zagruzennyx-gumanitarnoi-pomoshhiu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International