Хөрмәтле төзүчеләр һәм тармак ветераннары!

2024 елның 11 августы, якшәмбе

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Төзүче - иң мактаулы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Сезнең һәрберегез үз белемен һәм тәҗрибәсен кешеләрнең тормышын яхшырту өчен куллана. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар нәтиҗәсендә безнең район үзгәрә, яшәү өчен тагын да матуррак, уңайлырак була бара.

Нәкъ менә сезнең кул белән яңа заманча торак комплекслар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, спорт объектлары һәм мәдәният учреждениеләре төзелә. Сез паркларны һәм скверларны яңартасыз.

Сезнең һөнәрегез һәрвакыт иң мөһим һәм игелекле һөнәрләрнең берсе булды һәм булып кала бирә. Сезнең кулдан торгызылган бар нәрсә дә кешеләргә күп буыннар дәвамында хезмәт итәчәк бит.

Катлаулы, ләкин кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт!

Сезгә ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар һәм казанышлар, барлык проектларның тормышка ашырылуын, тотрыклылык һәм чәчәк атуын телим!

 

Район башлыгы   А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International