Атналык киңәйтелгән киңәшмәдә алдагы атнага бурычлар куелды:
- Сыер савучыларны конкурска әзерләү;
- Яр буенда эшләрне дәвам итү;
- Иске Урыссу күперен төзекләндерүне контрольдә тоту;
- Өмә оештыру;
- Мәктәпләрне уку елына әзерләү;
- «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» чарасына әзерлек.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 2024 елның җиде аенда башкарган эше турындагы хисап белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов чыгыш ясады.
Киңәшмә кысаларында шулай ук эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча оператив вәзгыять һәм Урыссу үзәк район хастаханәсе эше турында хисаплар тыңланды. Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм тормышны тәэмин итү предприятиеләре җитәкчеләре агымдагы эш турында сөйләделәр.
Чыганак: https:/ / vk. com / yazshafigullin?w=wall567084875_5013%2Fall