Бүген Чечня сугышында һәлак булган солдатның әнисе Гөлбану Гыйләҗеваны туган көне белән котладым. Нәкъ 28 ел элек аның улы Илмир хезмәт вакытында батырларча һәлак була.
Гөлбану Азват кызының кайгысын уртаклаштым һәм улы өчен ихлас рәхмәтемне белдердем. Илмир Чечен Республикасы территориясендә батырлык күрсәтте һәм аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.
Гөлбану Азват кызына чәчәк бәйләмен һәм истәлекле бүләк тапшырдым. Бу көн кешелек рухының бөеклеген һәм геройлар турындагы истәлекнең мәңге яшәячәген искә төшереп тора.
Чыганак: https:/ / vk. com / yazshafigullin?w=wall567084875_5014%2Fall