Программа шактый бай булды.
Командаларга йөгерү, сикерү, туп, кегль һәм кыршау эстафеталары белән мавыктыргыч конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар.
Балалар тизлек, җитезлек, командада эшли белү буенча ярыштылар.
Спорт дәрте һәм үз командалары өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны тулысы белән җәлеп итте
Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.
Спорт эстафеталары-балаларның актив һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуын арттыруның, шулай ук коллективизм һәм үзара ярдәмләшү хисе тәрбияләүнең иң яхшы ысулы!
https://urussu-rdk.ru/news/2024/08/4492/
Тулырак: http://yutazy.ru/news/molodez/v-raionnom-dome-kultury-prosli-veselye-starty