Ел саен уку елы башланыр алдыннан гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең балаларны кабул итүгә әзерлегенә комиссия тикшерүе үткәрелә.
Мәктәп һәм балалар бакчалары биналарына агымдагы һәм капиталь ремонт ясала, территорияләр төзекләндерелә. Мәгариф учреждениеләре балаларны каршы алуга ныклап әзерләнәләр.
Яңа уку елы башлануга аларның ни дәрәҗәдә әзер булуын тикшерергә комиссия төзелде, аны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов җитәкләде. Шулай ук аның составына мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов, методистлар, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, технолог керде.
Карау барышында янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын үтәү, туклануны оештыру, балалар өчен заманча уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Чөнки белем бирү процессында катнашучыларның мөмкинлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алырга кирәк.
Бүген комиссия 16 учреждениене — 7 мәктәпне, 8 балалар бакчасын һәм бер өстәмә белем бирү учреждениесен тикшерде.
16 августта комиссия үз эшен дәвам итәчәк.
Хәзерге вакытта хокук бозулар ачыкланмаган. Кисәтүләр килеп чыкса, учреждение җитәкчеләре аларны уку елы башланганчы ук бетерергә тиеш булачак.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/nacalsia-obieezd-obrazovatelnyx-ucrezdenii-raiona