«Атлант» яшүсмерләр– яшьләр клубында Ютазы районының «Беренчеләр хәрәкәте» балалар дирекциясенең яңа катнашучылары белән очрашу узды.
Дирекциягә яңа гына кергән "беренчеләр" өчен танышу программасы үткәрелде. Балалар хәрәкәт юнәлешләре турында җентекләп белделәр. Һәркем үзенә якынрак булганны сайлый алды.
Очрашуда мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Абдурахманов та булды. Ул булачак вакыйгалар турында мәгълүмат белән уртаклашты, уртак чаралар өчен балаларның идеяләрен һәм тәкъдимнәрен тыңлады.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/molodez/ucastniki-dvizeniia-pervyx-stroiat-plany-na-budushhee