Ютазы районының авыл җирлекләре башлыклары урманчылар белән бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышалар.
Урыссу сәнәгать паркы территориясендә хәрби хезмәткәрләр гаиләләре өчен утын әзерләү эше бара. Утын әзерләүгә районның барлык урманчылары да кушылды. Уртак тырышлык белән сәнәгать паркы территориясенә агач кайтарылды. Ә аларны җирлек башлыклары кисәчәк. Бүген үк инде алар, бензопилалар белән коралланып, кисүгә керештеләр. Бүгенге көнгә утын алуга 130 гариза кергән, шуларның 80е үтәлгән, 50 гариза эштә кала, алар буенча утын кисү эше башкарыла.
— Без барлык мохтаҗ гаиләләрне утын белән тәэмин итәчәкбез, — ди район башлыгы урынбасары Зәкуан Ильясов — кемнеңдер әнисе ялгыз калды, кемнеңдер туганнары бөтенләй юк иде, төрле хәлләр булды.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/selskie-poseleniia-raiona-pristupili-k-zagotovke-drov