Август табигатьнең юмарт бүләкләренә генә бай түгел, ә Спас, яки Спасовка дип аталган бәйрәмнәре белән дә данлыклы. Бу Бал, Алма һәм Чикләвек Спасы.
Шушы көннәрдә Ташкичү авыл китапханәчесе «Три спаса — три запаса» фольклор — танып белү программасын үткәрде.
Алып баручы җыелучыларны әлеге бәйрәмнәр белән бәйле гореф-гадәтләр һәм халык билгеләре белән таныштырды. Балалар «спасовое желание» дип теләкләр теләделәр, алма һәм алмагачлар искә алынган әкиятләрне искә төшерделәр, «без бал кортлары турында нәрсә беләбез? " дигән викторинада катнаштылар. Төрле уеннар уйнадылар.
Чара ахырында барлык балалар да татлы призлар алды.