ТР халкын коррупциягә каршы реклама конкурсында катнашырга чакыралар

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Чара үсеп килүче буынның игътибарын коррупция проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

 

Татарстан халкы "Бергәләп коррупциягә каршы!" Халыкара яшьләр конкурсында катнаша ала, аны РФ Генераль прокуратурасы оештыра.

 

Чара үсеп килүче буынның игътибарын коррупция проблемаларына җәлеп итүгә, балалар һәм яшьләрнең коррупциягә каршы социаль реклама булдыру буенча иҗади инициативаларын хуплауга, коррупциягә каршы көрәштә җәмгыятьнең хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек итү практикасын ныгытуга юнәлдерелгән.

 

Конкурста 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала. Авторлар сыйфатында физик затлар да, иҗат коллективлары да чыгыш ясый ала. Өч номинация каралган: «Иң яхшы плакат», «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы видеоролик». Конкурс эшләре (плакатлар, рәсемнәр һәм видеороликлар) 2024 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

 

Катнашуның җентекле шартлары белән чараның сайтында (www. anticorruption. life.) танышырга мөмкин. Конкурс йомгакларын 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә туры китерү күздә тотыла.

 

Тулырак: https://www. tatar-inform. ru/news/zitelei-rt-priglasayut-prinyat-ucastie-v-konkurse-antikorrupcionnoi-reklamy-5955920

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/tsentralnye-novosti/zitelei-rt-priglasaiut-priniat-ucastie-v-konkurse-antikorrupcionnoi-reklamy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International