Муниципаль август педагогик конференциясе кысаларында Ютазы районында мәгариф системасының төп бурычлары буенча секция мәйданчыклары утырышлары уза.
Секция утырышларының көн тәртибендә катнашучылар норматив документлардагы үзгәрешләр, дәрестән тыш эшчәнлекне һәм өстәмә белем бирүне оештыру, белем бирү сыйфатын бәяләүнең бердәм системасы инструментлары турында фикер алышалар. Шулай ук теоретик һәм практик мәсьәләләр дә карала.
Барлыгы 20 секцион мәйданчык эшли, аларда Ютазы районы мәгариф учреждениеләренең 300гә якын педагог хезмәткәре катнаша.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/v-ramkax-municipalnoi-avgustovskoi-pedagogiceskoi-konferencii-v-raione-rabotaiut-20-sekcionnyx-plosh